University Ranking by Academic Performance[1] (URAP) ― Якын Көнчыгыш техник университетның Информатика институты[2] тарафыннан эшләнгән глобаль рейтинг, ул 2010 елдан башлап ел саен дөньядагы 2 000 иң яхшы уку йорты кергән милли[3] һәм глобаль[4] көллиятләр һәм университетлар рейтингын бастырып чыгара. URAP рейтингының үлчәү фәнметриясе Фәнни мәгълүмат институтында Web of Science һәм inCites ярдәмендә алынган мәгълүматларга нигезләнә. URAP глобаль рейтингын төзү өчен тикшеренүләр нәтиҗәлелеге, шул исәптән мәкаләләр саны, аларны цитаталау, фәнни документларның гомуми саны, мәкаләләрнең импакт саны, цитаталауның гомуми импакты һәм халыкара хезмәттәшлек үсеш дәрәҗәсе кебек күрсәткечләр кулланыла. Глобаль рейтингларга өстәмә буларак, URAP шулай ук Төркия универитетларының студентлар һәм укытучылар саны кебек өстәмә күрсәткечләрне кулланган региональ рейтингларны бастыра. Әлеге мәгълүматларны алар ÖSYM сайлап алу һәм эшкә урнаштыру үлчәү үзәгеннән алалар.
2020 елга рейтингта Россия югары уку йортлары арасында иң югары урынны Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты алып тора (209 урын)[5].